Беренче татар уен фильмы саналган “Булат батыр” 88 елдан соң, кабаттан киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә

27 май көнне, ягъни иртәгә Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында беренче татар уен фильмы —“Булат батыр” киң җәмәгатьчелеккә, 88 елдан соң, кабат тәкъдим ителәчәк.

БӘЙЛЕ
2016 Май 26

27 май көнне, ягъни иртәгә Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында беренче татар уен фильмы —“Булат батыр” киң җәмәгатьчелеккә, 88 елдан соң, кабат тәкъдим ителәчәк. Чарада “тере” музыка яңгыраячак.

Фильмның премьерасы 1928 елның 22 февралендә Казанның “Электра” кинотеатрында булган. Бу Казанда моңа кадәр төшерелгән киноларның иң зурысы саналган.

Драманың нигезендә Пугачев күтәрелешләре вакытында качкыннарның башлыгы Булат батырның шәхси драмасы ята. Фильмның әдәби сценариен Габдрахман Шакиров язган. Режиссер ассистенты ролендә, киләчәктә документаль фильмнар төшергән татар режиссеры Каюм Позняков була. Картинаның режиссеры исә − Юрий Тарич, операторы – Григорий Гибер, дип хәбәр итә “Казан Кремле” музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе