
Балык Бистәсе районының күп кенә авылларында ел саен гошер бәйрәме уздырылып килә. Быел да авыл халкы бакчаларыннан алган уңышның бер өлешен мәчетләргә китерде, дип хәбәр итә районның “Авыл офыклары” газетасы.
Авыллардан җыелган уңыш Биектау авылы мәчете янына, күптән түгел генә махсус гошер сәдакасы өчен төзелгән бинага тупланылды.
Яңавыл авылы имамы Рамазан хәзрәт Хисаметдинов әйтүенчә, гошер мәркәзебез Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мәдрәсәсенә, Россия Ислам институтына шәкертләргә җибәреләчәк дип хәбәр итте "Татар-информ".