Балалар ялын оештыруга мәхәллә халкы зур ярдәм күрсәтә

Кичә, 2 июльдә Бөгелмә шәһәренең “Бәдр” мәхәлләсендә малайлар өчен җәйге мөселман...

БӘЙЛЕ
2012 Июл 03
Кичә, 2 июльдә Бөгелмә шәһәренең "Бәдр” мәхәлләсендә малайлар өчен җәйге мөселман лагере башланды.
Июнь аенда шәһәр һәм авылларда да лагерьлар шактый гына уңышлы оештырылган.
Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин билгеләп үткәнчә, "Бәдр” мәхәлләсендәге көндезге лагерь инде 4-5 еллап оештырылып килә, аңа йөрүчеләр саны да елдан-ел арта. Лагерьга 4 дистәдән артык малай килгән, әлеге смена 15 июльдә тәмамланачак һәм 16 июльдә кыз балалар өчен шулай ук ике атналык лагерь оештырылачак.

"Әлеге лагерьның шул ягын билгеләп үтәргә кирәк: оештыруга мәхәллә халкы бик нык ярдәм итә. Кем ипи, кем бәрәңге, кем кайнатма һ.б. азык-төлекләр алып киләләр. Алга таба да мәхәллә халкы белән бергәләшеп изге гамәлләр оештыруны дәвам итәрбез”, - дип билгеләп үтте мөхтәсиб.

Чыганак: "Думрт.ру"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе