Бәләбәй татар гимназиясе мөдиренә штраф салганнар

Башкортстанның Бәләбәй татар гимназиясе каршында төзелгән балалар бакчасын рөхсәтсез ачуы өчен Нурмөхәммәт Хөсәеновка 30 мең сум...

БӘЙЛЕ
2012 Июн 14
Башкортстанның Бәләбәй татар гимназиясе каршында төзелгән балалар бакчасын рөхсәтсез ачуы өчен Нурмөхәммәт Хөсәеновка 30 мең сум акча түләтү турында карар чыгарылган.

Әлеге вакыйга 2010 елда башланган. Гимназиягә әзерлек төркеме булдырырга теләгән мәктәп укытучылары балалар бакчасы ачарга була. Шәһәр хакимияте белән килешкәннән соң, моның өчен мәктәп янәшәсендәге ташландык бинаны алып, төзекләндереп, ябылган балалар бакчаларының иске җиһазларын җыеп, бакчаны ачардай дәрәҗәгә китерәләр. Янгын һәм санитар хезмәтләре аларны кабул итә.

Рәсми рөхсәт документларын җыя башлаган чорда, бу эш белән шөгыльләнүче Башкортстан мәгарифен күзәтү хезмәтендә җитәкчелек алмашына, документлар айлар буена каралмый ята. Икенче елның язында исә балалар бакчаларын кабул итү тәртипләре үзгәрә. Шулай итеп, бакчаны ачу сузылып килә. Шул ук вакытта Бәләбәй шәһәрендә ике мең бала балалар бакчасына урын көтә.

Шәһәр хакимияте бакчаны ачарга рөхсәт якын көннәрдә биреләчәге турында хәбәр итү белән гимназия директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов рәсми рөхсәтне көтмичә бакчаны ачып та җибәрә. Икенче көнне үк прокуратура килеп, директорга рөхсәтсез ачуы турында дәгъва белдереп, аны мәхкәмәгә бирәләр. Нурмөхәммәт Хөсәеновның адвокаты мәхкәмә билгеләнгән вакытта Петербурда булуы сәбәпле, утырышны кичектерүне сорый. Бу турыда гимназия директоры мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә. Соңрак утырышның аннан башка узганы, аңа үз кесәсеннән 30 мең сум акча түләтү турында карар чыгарганнары мәгълүм була.

Бүгенге көндә мәхкәмә приставлары бу акчаны түләтү эшләренә керешкән. Болар хакында Нурмөхәммәт Хөсәенов шуларны сөйләде:

"Мәсьәлә гади генә күренсә дә, ул, чынлыкта, алай түгел. Мин балалар бакчасын хакимият рөхсәте белән төзедем. Аны рәсми кабул итү өчен безнең гимназия лицензиясенә өстәмә бер бит документ кына кирәк иде. Ләкин Мортаза Рәхимов вакытында үз урыннарында калган кайбер түрәләр махсус суза башлады. Башта Башкортстан мәгарифен күзәтү хезмәтендәге берәү сузды. Мин аны яхшы беләм. Аннан үзебезнең шәһәр хакимиятендәге бер түрә тиеш булмаган документлар таптырып сузарга тотынды.

Шәһәрдә бакча көтүче ата-аналар бик күп булу сәбәпле, ризасызлык туды. Имеш, Нурмөхәммәт Хөсәенов бакчаны кабул итү эшләрен суза. Шуннан якын көннәрдә рөхсәт булачагы ишетелү белән бакчаны ашыгыбрак ачып җибәрдем һәм моны көтеп кенә торганнар булып чыкты. Рөхсәте дә булды, шул ачылудан бакча да уңышлы гына эшләп килә. Шул ук вакытта гимназия янәшәсендәге тагы бер бинаны төзекләндереп балалар бакчасын зурайту эшләре белән янабыз. Моңа рөхсәт бирелергә охшаган. Ләкин Рәхимов заманындагы кайбер "дусларның” үч алулары, һәрдаим тәгәрмәчкә таяк тыгарга торулары гына күңелне кыра. Ә бит Русия президенты һәм хөкүмәте җитәкчеләре балалар бакчалары ачу кирәклеге мәсьәләсен аңлый. Төрлечә ярдәм итәргә куша. Монда бу эшкә каршылар Русия җитәкчелегенә канәгатьсезлек тудыру өчен махсус провокация белән шөгыльләнәләр, минемчә”.

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары әгъзалары Нурмөхәммәт Хөсәеновка ярдәм итү өчен акча җыю эшенә кереште дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе