
Бүген, ягъни 13 октябрьдә, Казандагы Россия ислам институтында “V Саматов укулары: Татарстанда ислам мәдәнияте һәм тарихы” дигән фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Анда Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Ханты-Мансы автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов (күренекле дин әһеле Габделхак хәзрәт Саматовның улы), “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге һәм Мәскәү каласы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Татарстан Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов һәм башкалар катнашты.
Дини мәҗлесне Россия Ислам институты ректоры, Татарстан мөфтиенең фән һәм мәгариф буенча урынбасары, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин алып барды.
Бу укулар шуның белән истә калды: җыелыш башында без Татарстан телевидениесе вәкилләре төшергән фильмда тере Габделхак Саматовның үзен күрү һәм аның вәгазен тыңлау бәхетенә ирештек. Аннары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб, Таһир хәзрәт Саматов, Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм башкалар Габделхак хәзрәт хакындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.
Бу җыен Татарстан кешеләрен кызу төстә урыслаштыру барган чорда саф татарча алып барылуы белән дә һичшиксез кыйммәтле бер чара булды.
Билгеле ки, Коръән укып башланган әлеге мәҗлестә беренче сүз Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга бирелде. Ул исә танылган олпат Габделхак хәзрәтнең Чистай каласында һәм Казанда дини мәдрәсәләр ачылуда өлеше зур булуы хакында бәян кылды. Аннары Камил хәзрәт быелгы “Рухи мирас” дигән бүләкне Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Саматовка бирү турында карар кабул ителүе хакында белдерде һәм үзе янына залда утырган Әлбир хәзрәтне чакырды.
Әлбир хәзрәт өлкән яшьтәге хәзрәтләрнең хәзер бик аз калып барулары, әмма аларның ничек хәсиятле итеп динне тотулары, чиста вә пакь булулары турында сөйләде. “Әгәр мөмкин булса, мин сезгә шул хәзрәтләрнең ничек рухланып вәгазь сөйләүләрен, хәтта мәчеткә ни рәвешле керүләрен генә күрсәтер идем. Татарстан Диния нәзарәтенең күренеп торган уңай эшләрен беләбез һәм киләчәккә өметле адымнарыгызның барлыгын тоябыз. Аллаһының рәхмәтләре булсын бүләгегез өчен, ул минем өчен көтелмәгән бүләк булды”,-диде Әлбир хәзрәт Камил хәзрәт кулыннан бүләкне алганда.
Конференциядә сәламләү сүзе белән Таһир хәзрәт Саматов, Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев чыгыш ясады. Башта Җәлил хәзрәт Габделхак хәзрәт Саматов белән Киров өлкәсендә, аннары Балтачта мәчет ачылу тантаналарында катнашуы хакында сөйләде. “Габелхак хәзрәт кулын пешерә-пешерә, динебезне шушы көннәргә кадәр китереп җиткерүчеләрнең берсе иде. Шулай бервакыт, коммунистлар заманында түбәтәйне салдырмакчы булдылар, кул күтәрергә ярамады. “Коръән серләре” дигән китапны бастырып чыгардылар. Ул дингә каршы язылган булса да, сүрәләрдән өзекләр бик күп иде анда. “Дәлилең бармы?”-дип сораучыларга мин: “Бар. Коръән серләреннән укыгыз”,-дип җавап бирәм. Ул китапны мин әле тагын бастырып чыгарыр идем”,-диде Җәлил хәзрәт Фазлыев, уенын-чынын бергә кушып.
Бүгенге конференциядә чыгыш ясаучылар күп булды. Башларына күләпүш кимәгән яшьләр дә биредә үзләренә тиешле бер нәтиҗә ясагандыр, дип уйлыйм.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре