
Бүген сәгать 12дә Казан каласы үзәгендәге С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты вазифаларына керешү тантанасы - инаугурациясе була.
Тарихка кереп калачак олы тантанага 700дән артык кеше, шул исәптән депутатлар, ТР Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, эре предприятиеләр җитәкчеләре, хакимиятнең федераль органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, РФ субъектлары җитәкчеләре, чакырулы.
Инаугурация барышы "ТНВ" телеканалында һәм "Татар-информ" МА сайтында туры эфирда трансляцияләнәчәк.
Искәртеп үтик: ТР Президенты сайлаулары 13 сентябрь – бердәм тавыш бирү көнендә үткәрелде. Анда Рөстәм Миңнеханов өчен 2 млн 306 мең 844 кеше (сайлауга килеп гражданлык бурычын үтәгәннәрнең 94,4 проценты) тавышын биреп, ул 3 көндәшеннән өстен булды дип хәбәр итте "Татар-информ".