Бүген – Халыкара укытучылар көне. Һәркемнең тормышында остазы булсын!

Бүген – Халыкара укытучылар көне. Остазларыбызны, мөгаллимнәрне һәм тормышыбызда юл күрсәткән, белем, үгет-нәсыйхәт биргән укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Остаз сүзе бик зур мәгънәгә ия. Һәркемнең тормышында остазы булуын чын күңелдән теләп калабыз.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 05. Фото: yardem.ru

Укытучыларның зирәклеге һәм түземлелегеннән күп нәрсә тора. Күрү сәләтеннән мәхрүм инвалидлар өчен “Ярдәм” мөселман укыту-тернәкләндерү үзәгендә фидакарь, киң күңелле, сабыр, үз эшенең остасы булган мөгаллим, мөгаллимәләр хезмәт куя. Алар көн яктысын күрүдән мәхрүм булганнар өчен Ислам дөньясына юл ача, күпләр өчен Ислам буенча яшәү тормыш мәгънәсенә әйләнә. Аллаһы Тәгаләнең киң рәхмәте һәм остазлар ярдәме белән дин кардәшләребез алдагы көнгә өмет белән карый, аягында нык басып тора башлый. Остазлар аларны дин юлында тагын да зуррак уңышларга рухландыра.

Тәүге тапкыр хәреф таныткан, изге Коръән китабын укырга өйрәткән укытучыларыбызга мең рәхмәтле без. Ислам дигән саф сулы, колач җитмәс дәрьяның нигъмәтләрен безгә җиткерә алулары белән көчле алар.

“Ярдәм” мәчетендә хезмәт куючы мөгаллим, мөгаллимәләргә дә яшь буынга белем, тәрбия бирү эшендә уңышлар телибез.

Аллаһы Тәгалә башкарган эшләребезне кабул итеп, әҗерләрен насыйп итсен. Гаилә, ике дөнья бәхетен, сәламәтлекне барчабызга насыйп әйләсен! Әмин.

Хөрмәт белән, “Татар-Ислам” мәгълүмат агентлыгы.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе