
Бүген “Казан Кремле” Музей-тыюлыгында зур вакыйга: бирегә Токиода басылган Коръән басмасын китереп, аны ислам мәдәнияте музеена куялар.
Әлеге изге китап Токиода 1934 елда басылган Казан басмасының күчерелмәсе булып санала. Ул Токио, Киджу һәм Тайкиу калаларында яшәгән татар җәмәгатьчелеге вәкилләре акчасына нәшер ителгән тәүге басма. Аңа кадәр Япониядә Коръәннең аерым кисәкләре генә япон теленә тәрҗемә ителеп басылган була.
Ул вакыттагы Коръәннең нөсхәләре япон императорына да бүләк ителә, шулай ук Мисыр, Әфганистан һәм Гыйрак кебек 33 илгә дә җибәрелә. Бу басма татар эмиссарлары арасында гына түгел, Япония һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия мөселманнары арасында да зур абруй казана. Япония тарихында 1934 елда мөселманнарның тырышлыгы белән гарәп шрифтында басылган Коръән китабы әлегә кадәр бердәнбер басма булып кала бирә.
Япониядә яшәүчеләргә бирелгән әлеге Коръән басмасы Казандагы танылган иганәчеләр Апанаевлар тарафыннан бүләк ителгән була. Токиода яшәүче Әнвәр һәм Фоат Апанаевлар – Япониядәге тәрҗемәсе Гаяз Исхакыйның ярдәмчесе Әхмәт Апанаевның (1901-1971) уллары. Язмалардан күренгәнчә, аларның әтисе әлеге Коръән басмасын 1940 елда 10 йенга Бөек Япония Мөселманнары берлеге өчен сатып алган була.