
Бүген "Татнефть-арена" боз сараенда Континенталь хоккей лигасының чираттагы матчында "Ак Барс" (Казан) һәм "Лада" (Тольятти) командалары очраша. Уен 19 сәгатьтә башлана. Матчка Владимир Букин, Владислав Киселев, Дмитрий Головлев, Денис Тарасовлар кергән судьялар бригадасы хезмәт күрсәтә.
Быелгы сезонда командалар бер-берсе белән ике тапкыр уйнаган. Ике очрашуда да "барслар" җиңгән: 9 октябрьдә Тольяттида 3:2 (Бурмистров-2, Песонен; Мастрюков, Романов), 5 гыйнварда Казанда – 3:0 (Меллер, Варнаков, Захарчук).
Ил чемпионатлары кысаларында, көндәшләр 101 тапкыр очрашкан. Казанлылар активында 44 җиңү һәм 43 җиңелү бар, 14 уен тигез исәпкә тәмамланган (алкалар аермасы 326-334), дип хәбәр итә "барсларның" матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"