Корбан гаете көнне Азнакайның Ак мәчетенә 30 артык бала тавышы яңгырап торды. Бу көнне алар өчен “Иман” үзәге мөслимәләре гадәти булмаган тамаша әзерләгән иде.
“Хаҗ иленә сәяхәт” дип аталучы бәйрәм-дәрес Ибраһим һәм Исмәгыйль пәйгамбәрләр тарихын тасвирлаган курчак театры белән башланып китте. Сүз белән генә сөйләп калмыйча, апалары балаларга иң элек Мәккә шәһәренең макетын күрсәтеп, хаҗ кылу урыннары турында аңлаттылар.
Моннан соң балалар үзләрехаҗ иленә “сәяхәткә киттеләр”: ихрамнар киеп, тәкбир сүзләрен әйтә-әйтә, мәчетнең зур залына уздылар. Монда аларны Гәрәфә, Сафа-Марва таулары, Зәм-зәм чишмәсе, таш ату урыннары һәм Кәгъбә каршы алды. Әлбәттә болар барсы да макетлар гына иде, ләкин балалар бик теләп һәм кызыксынып хаҗ гамәлләрен өйрәнделәр, бергәләп догалар кылдылар. Соңыннан әти-әниләренә бүләк итәр өчен Кәгъбә аппликациясен ясадылар, әзерләп килгән догаларын, шигырьләрен сөйләделәр, тәмле ризыклар белән сыйланып, бүләкләр алып шат күңел белән өйләренә таралыштылар.
Хаҗ дәресе балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә күңеленә үтеп керде, киләчәктә хаҗга барырга ниятләгән мөселманнар өчен мондый чаралар ешрак үткәрелсен иде дигән теләктә калды алар дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.