
Узган шимбәдә Татарстанның атом-төш коралына каршы җәмгыяте, Бөтентатар иҗтимагый үзәге һәм тагын бик күп җәмгыятьләр бергә җыелып, “Туганнар, Татар Атом станциясен төзүгә каршы көрәшкә басыгыз” дигән җыен үткәрде.
Анда мондый таләпләр яңгырады:
“Рәсәй хөкүмәте Кама аланы янында Татар Атом станциясен яңадан төзү турында карар кабул иткән. Татарстан бу бәладән 1990 елда котылган иде, ләкин яңа Чернобыль куркынычы, республиканың агулы радиоактив калдыклар чүплегенә әйләнүе кире кайта. Шулай ук һәлакәт мөмкинлеге бик зур. Чернобыль, Фукусима1, Кыштымдагы һәлакәт (“Маяк” комбинаты, Чиләбе өлкәсе) моңа дәлил булып тора.
Нигә Татар Атом станциясен төзергә ярамый?
1.Балаларыбыз һәм оныкларыбызның агулы радиоактив калдыклар янында яшәгәнен теләмибез! Радиоактив калдыкларны мең еллар буена сакларга кирәк, моның өчен балаларыбыз, оныкларыбыз акча түләячәк.
2.Балаларыбыз һәм оныкларыбызның яман шештән үлүләрен теләмибез!
3.Түбән Нократ (Кама) ГЭСның суы ТатАЭСтан өстәрәк. ГЭСта авария булса, ТатАЭС су астында калачак. Бу Татарстан халкы су астында калып, һәлак була дигән сүз.
4.ТатАЭС химия заводларыннан (“Нижнекамскнефтехим» һәм башкалар) – 30 чакрымда, Чаллыдан 50 чакрым ераклыкта урнашкан.
5.ТатАЭС җир тетрәү мөмкинлеге зур булган урында урнашкан.
Атом станциясендә чыгарылган электр энергиясе иң кыйммәте, чөнки аның ягулыгын чыгару, файдалану, агулы радиоактив калдыкларны күмү һәм саклау бик кыйбатка төшә. ТатАЭСны төзү кимендә 20 миллиард долларга төшәчәк. ТатАЭС Мәскәүдәге “Росатом” корпорациясенә табыш китерәчәк, Татарстан халкына аннан файда юк.
ТатарАЭСны төземичә дә Татарстанда энергия чыгаруны 2 тапкыр күбәйтеп була. Мәсәлән, электр станцияләрендә искергән 40-50 еллык җиһазларны яңага алыштыру ысулы белән.
Бу дәлилләрне искә алып, 1990 елда СССР хөкүмәте, Татарстан Югары советы, хөкүмәте ТатАЭСны җылылык станциясенә үзгәртү турында карар кабул иткәннәр иде. Бу карарлар һаман да үз көчендә, аларны беркем дә юкка чыгармаган.
Туганнар! Без атом үлемен Татарстанга кермәскә тиеш! Татарстан гражданнары Рәсәй, Татарстан хөкүмәтеннән, Рәсәй һәм Татарстан депутатларыннан Татар Атом станциясен төзү турындагы карарны юкка чыгаруны таләп итәргә тиеш!”
Чыннан да, җәмәгать, без киләчәктә дә афәт, һәлакәт, фаҗигаләр булганы өчен бик уяу булырга тиешбез. Татарстаныбызны, данлы һәм шанлы бөек татар милләтен саклау – һәрберебезнең изге бурычы.
Әлмира ҺӘДИЯ, “Ярдәм” мәчетенең махсус хәбәрчесе