2014 Фев 24
Арча үзәк мәчетендә имамнар бәйгесе уздырылды. Чарада мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев катнашты. "Иң яхшы имам" конкурсында авыл мәчетләрендә эшләүче 20 имам үзләренең гыйлемнәрен, гамәлләрен сынады.
Алар башта үзләре башкарган эшләре турында сөйләделәр, аннан сорауларга җаваплар бирделәр, электрон Коръәннән тыңлап, сүрәнең исемен атадылар, Аллаһы Тәгаланең исем сыйфатларын яздылар.
Бәйгедә беренче урынны Яңа Кенәр мәчете имамы Ирек хәзрәт Галиев яулады. Аңар Корьән һәм истәлек бүләге тапшырылды. Калган призлы урыннарны алган имамнарга да бүләкләр өләшенде дип хәбәр итте