“Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды...” дигән Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсы уздырыла

КФУ, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 130 ел тулуга багышлап, урта белем бирү оешмаларының 7-11 нче сыйныф укучылары арасында “Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды...” дигән Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсы үткәрә.

БӘЙЛЕ
2016 Мар 10

КФУ, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 130 ел тулуга багышлап, урта белем бирү оешмаларының 7-11 нче сыйныф укучылары арасында “Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды...” дигән Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсы үткәрә. Чара Габдулла Тукай иҗатын популярлаштыруны, яшь буынны татар шигъриятенә, милли мәдәният кыйммәтләренә җәлеп итү, аларда туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләүне максат итә.

Конкурс 10 марттан 20 апрельгә кадәр читтән торып үткәрелә. Анда катнашу өчен Габдулла Тукай шигырен татар, рус, Идел буе халыклары яки инглиз телендә сөйләп, видеога яздырып, конкурска тапшыру зарур. Видеоязманы һәм гаризаны competition@kpfu.ru электрон адресына “Конкурс “Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды...” искәрмәсе белән юлларга кирәк.

Бәйгегә йомгак 11-15 апрельдә ясала. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 20 апрельдә КФУда була, дип хәбәр итә вузның матбугат хезмәте.
"Татар-информ"нан алынды


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе