Алтын белән каймаланган нәсел җепләренең дәвамы

3 мартта “Ярдәм” мәчетенең зур залында “Мөслимә” иҗтимагый оешмасының “Гаиләдә бала тәрбияләүдә әтинең урыны” дигән темага “түгәрәк өстәл” җыены булып узды.

БӘЙЛЕ
2015 Мар 05

3 мартта “Ярдәм” мәчетенең зур залында “Мөслимә” иҗтимагый оешмасының “Гаиләдә бала тәрбияләүдә әтинең урыны” дигән темага “түгәрәк өстәл” җыены булып узды.

Биредә әтиләрнең ролен күтәрүдә күп төрле тәкъдим – фикерләр, уйланулар әйтелде. Әлбәттә, әлеге җыенга Казан мәчетләре каршындагы шәкертләргә гыйлем бирүче остазбикәләребез килгән иде.

Бу җыенда “Ярдәм” мәчетенең “Зур Казан” басмаханәсендә нәшер ителгән Татарстанның атказанган укытучысы Мәдинә Әбделганиеваның әтисе Хәниф Вәлиев тарафыннан язылган “Югары Чагадай мирасы” дигән китапны тәкъдим итү мәрасиме дә үткәрелде. Мәдинә Хәниф кызы тарафыннан тупланган әлеге җыентык “Ярдәм” мәчетенә килгәннәрнең барысына да тапшырылды.

Очрашуга килүчеләр бу китапны укып, нәсел-нәсәпләрен, әти ыруын тәфсилләп өйрәнерләр, иншә Аллаһ. Биредә чыгыш ясаучылар күп булды. Галимә Тәэминә Биктимерованың сүзләре аеруча гыйбрәтле иде. Җитлекми яисә гарип булып туган балаларны сәламәтләндерү, аякка бастыру, дәвалануның тулы мөмкинлеген булдыру кайбер гаиләләрдә төп мәсьәләгә әйләнеп бара. Ул барыбызның да эчен пошыра.

Уйлап карыйк әле, җәмәгать! Булачак әти белән әни никахлымы? Ашаган ризыклары хәләлме? Алар гаилә төзегәндә Раббыбызның кушканнарын үтәгәннәрме, тыйганнарыннан тыелганнармы? Менә нәрсәләргә игътибар итү мәҗбүри. Җыенда хәләл ризык белән туклану мөһимлеге ассызыкланды.

Аннары тиздән (4 апрельдә) балалар өчен “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән бәйгенең 18 нчесе булачагы хакында да искәртелде. Киләчәктә милләтебез балалары динле – Аллаһыны танучы буын булып үссеннәр иде.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе