Аллага шөкер, автобуслы булдык!

Шушы көннәрдә Татарстан Президенты Нургали улы Рөстәм Миңнеханов Казандагы «Ярдәм» Милли ислам хәйрия фондына ПАЗ автобусын бүләк итте.

БӘЙЛЕ
2013 Фев 03
Шушы көннәрдә Татарстан Президенты Нургали улы Рөстәм Миңнеханов Казандагы «Ярдәм» Милли ислам хәйрия фондына ПАЗ автобусын бүләк итте. Бу хәл «Ярдәм» фонды урнашкан «Сөләйман» мәчете әһелләре өчен дә олуг бер вакыйгага әйләнде. Ник дигәндә, әлеге гыйбадәтханәгә Россиянең төрле төбәкләреннән инвалидлар килеп, дини белем ала. Ә аларга башкалабызның истәлекле урыннарын күрсәтү өчен транспортка ихтыяҗ зур иде.

Әлбәттә, бу вакыйга «сөләйман”лылар өчен зур сөенечкә әверелде. Әлеге мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов бу уңайдан хәбәрчебезгә болай дип сөйләде: "Автобус безгә бик кирәк, хәтта зарури иде. Россиянең төрле төбәкләреннән безгә белем алырга килгән күзләре күрмәүчеләрне гел укытып кына да булмый, аларны укыту программасында мәдәни чаралар, Казаныбызның исәлекле урыннары белән таныштыру да каралган. Элек автобус булмаганлыктан, мөндый мөмкинлегебез чикле иде. Бездә белем алучы 20 дән артык кешене экскурсияләргә, театрларга йөртү өчен транспортны каян алырга да белмәдек. Хәзер без, димәк, Президентыбыз җөмһүрияттә барган һәр эшне күрә белә дигән нәтиҗәгә килдек. Шуңа күрә, без Президентыбызга Аллаһының рәхмәтләре яусын, бу вазифада аңа озак вакытлар буена эшләргә язсын, Татарстаныбызда дини һәм милли татулык, тынычлык булсын, җөмһүриятебезгә тап төшерә торган вакыйгалар булмасын дип дога кылабыз. Президентыбызның үзенә һәм гаиләсенә Аллаһыдан исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, бәрәкәт телибез”.

Илдар хәзрәтнең әйтүенчә, моңа кадәр "сөләйман”лыларга транспорт белән Левченко бистәсендә урнашкан махсус мәктәп директоры, 4 нче АТП оешмасы җитәкчеләре ярдәм иткән. Аларга шулай ук Аллаһының рәхмәтләре яусын. Әмма барыбер үзеңнеке түгел инде башкалар вакытлыча файдаланырга биргән транспорт чарасы. Хәзер автобус булгач, аның белән күзләре күрмәүчеләрне генә түгел, бәлки үзләре хәрәкәтләнә алмаучыларны да, ягъни сиртмәле арбада утырып торучыларны да мәчеткә алып килеп укыту мөмкинлеге барлыкка килде.

Илдар хәзрәт шундый бер вакыйганы сөйләде. "Аллага шөкер, бездә белем алучы сукырларны төрле мәдәни чараларга, хәтта Камал, Тинчурин театрларына спектакльләр карарга да чакыралар, билетларын да бирәләр. Аллаһының рәхмәтләре булсын аларга. Шулай бервакыт автобус чакырдык, йөртүчесе белән ул билгеле бер вакытка килергә тиеш дип сөйләштек. Вакыты килеп җитте, тик транспорт юк та юк. Ул көнне, кызганыч, курста белем алучы шәкертләребез театрга бара алмады. Безгә автобус каядыр ватылган дип аңлаттылар моның сәбәбен. Хәзер хәл башкача булыр, иншә Аллаһ”,-диде Илдар хәзрәт.

Күзләре буенча беренче группа инвалид Әкрам абый Җәләлев исә үзенең фикерләрен: "Автобус безнең өчен аеруча кирәкле зарурият иде. Безгә автобус биргән Президентыбызга Раббыбыз хәерле гомерләр насыйп кылсын, аңа озак яшәү һәм Татарстаныбызны җитәкләү язсын дип догада калабыз. Безне, инвалидларны, сөендергән өчен Аллаһ аның үзен дә куандырсын. Автобус – безнең өчен зур шатлык”,-дип ирештерде.

Күзләре күрмәүче мөселманнарны Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова исә үзенең фикерләрен болй дип белдерде: "Элек без әле бер җитәкчегә, әле икенчесенә ялына идек. Шундый кыйналдык автобуссыз. Берничә ел элек без Минтимер Шәймиевкә автобус сорап хат яздык. Шәхсән үзем ул вакыттагы Президентка берничә хат юлладым. Тик аннан бернинди хәбәр дә алмадык. Аллаһының рәхмәтенә хәзер барлык мәхәллә халкы, инвалидлар шатлана. Без ел әйләнәсендә транспортка мохтаҗлык кичерәбез. Ул безгә инвалидларны тимер юл һәм автовокзаллардан каршы алу, ял көннәрендә казанлыларны өйләренә кайтару өчен дә кирәк. Аннары безнең шундый зәгыйфь кешеләребез бар, алар җәмәгать транспортында гомумән дә йөри алмый. Әле тагын безнең икенче категория инвалидларыбыз, ишетмәүчеләребез бар. Күзләре күрсә дә, колаклары ишетмәгәч, алар җәмәгать транспортында шулай ук йөри алмыйлар. Кыскасы, динебезне өйрәнергә теләүче инвалидларыбыз күп безнең. Шуңа күрә дә Аллаһының рәхмәтендә булсын хәзерге Илбашы. Без барчабыз аңа хәер-догада торабыз”.

Узган җомгада "Сөләйман” мәчете әһелләре Президентыбыз Нургали улы Рөстәм Миңнехановка озын гомер, саулык-сәламәтлек, ил белән җитәкчелек итүдә уңышлар теләп дога кылдылар.

Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе