Акыллы тәҗрибәнең таралуы – үзе бер хикмәт

Җәбир (р.г.): “Мин Рәсүлуллаһның: “Аллаһыны искә алуның иң яхшысы “Ләә иләһә иллаллаһ” дигәнен ишеттем”,-дигән.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 09

Җәбир (р.г.): “Мин Рәсүлуллаһның: “Аллаһыны искә алуның иң яхшысы “Ләә иләһә иллаллаһ” дигәнен ишеттем”,-дигән.

Әле генә Казандагы “Ярдәм” мәчетенең “Зур Казан” басмаханәсендәге “таба”дан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллимәсе Флюра Ханнанованың “Китмим әле...Арагызда калам” дигән китабы төште. Ул биш бүлектән тора. Һәр бүлектә самими, ихласи язмалар тупланган.

Китапның кереш өлешендә тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф автор турында: “Дөньяви белеме буенча аның төгәл һәм техник фәннәр белгече булуын уйласаң, аптырап та каласың”, дип яза. Әйе, Флюра Ханнанова кешелек кыйммәтләре саналган намус, әхлаклылык, сабырлык, мәрхәмәт төшенчәләре хакында уйлана, язмаларында буыннар бәйләнеше, мирас мәсьәләләрен күтәрә. Авторны бигрәк тә ана телен, тарихны, зыялылыкны, мәгърифәтлелекне саклап калу, югалтмау мәсьәләсе борчый, аларның һаман уңай хәл ителмәвенә әрни, ачына.

Авторның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ачылуга 125 ел тулуга багышлап язылган мәкаләсе игътибарга лаек. Анда Татарстаныбызда, Казанда барган дини, рухи үсештәге үзгәрешләргә бәя бирелә, аларга анализ ясала. Ул заманнарда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен үзебезгә алу, моның өчен трамвайларны туктатып торуларыбыз, Президентыбызга, башка җитәкчеләргә мөрәҗәгать итүләребез эссез калмады. Мәдрәсә бинасында оялап, ком кружкалары ясый торган оешманы да, бүтән остаханә кешеләрен дә куып чыгардык, Аллага мең шөкер!

Бу мәкаләдә милләтебез үсешен, халкыбызның асыл нигезләрен күрсәтүгә багышланган күтәрелеш гәүдәләнә. Монда мәдрәсәнең тоткан роле киң яктыртыла.

Мәдрәсәнең ачылышына 130 ел тулу уңаеннан, Флюра ханым тарафыннан язылган мәкаләдә бөтен Россиядә ислам динебезнең күтәрелеше, мәдрәсә шәкертләренең географиясе, аларның уңышы һәркемне сөендерерлек.

Китапта сугыш һәм тынычлык темасы да калку күтәрелә. Сугыш китергән афәтләр кыз әбиләрнең ачы язмышы аша чагылыш таба. Ул язманы укыганда, үкенечле әрнү били күңелне. Сугыш еллары балаларының кадерен беләсе иде дә бит!

Флюра ханымның шигырьләре дә – үзе бер хикмәт!

500 данә тираж белән “Зур Казан” типографиясендә басылып чыккан бу китапны “Ярдәм” мәчете кибетеннән сатып ала аласыз, бәясе дә, кем әйтмешли, шалкан бәясе генә. Әлеге җыентыкны укыгач, уйланырсыз, дип беләм. Игелек-изгелек кылырга ашыгыгыз, чөнки гомерләр үтә аккан су кебек... Аннары акыллы тәҗрибәнең таралуы үзе бер хикмәт бит!

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе