
“Би-би-си” радиостанциясе билгеләп узганча, 1943 елда Муссолини белән очрашыр алдыннан Гитлер метамфетамин куллана, шул матдә аңа ике сәгать буена рухи күтәренкелектә чыгыш ясарга мөмкинлек бирә.
ТАСС хәбәрчесеннән алынган мәгълүматларга караганда, Адольф Гитлер әфьюннән (наркотик матдәләрдән), беренче чиратта, метамфетаминнан һәм психотроп препаратлардан нык бәйлелек кичерә. Британия кинематрграфистлары АКШ хәрби разведкасының архивындагы документларны карап чыкканнан соң, шундый нәтиҗәгә киләләр.
Шул материаллар нигезендә, Channel 4 телеканалы “Гитлер: яшерен наркоман” дигән документаль фильм эшләгән, дип хәбәр итә Бөекбритания ММЧсы.
Әлеге фильм Бөекбританиядә 19 октябрьдә күрсәтелер, дип көтелә.
“Гитлерның шәхси табибы Теодор Морель белән Америка махсус хезмәткәрләре әңгәмәсенә нигезләнеп, аның физик хәле турындагы медицина хисапнамәсеннән күренгәнчә, фюрер наркотик матдәләрне дә кертеп, 74 төрле медицина препараты кулланган,-дип билгеләп уза «Би-би-си» радиостанциясе.-Әйтик, 1943 елның җәендә Гитлер Муссолини белән очрашыр алдыннан метамфетамин кулланып, ике сәгать буена берөзлексез чыгыш ясый».
«1943 ел ахырына Гитлер психотроп дарулардан тулы бәйлелеккә төшә. Бу хәл тиз рәвештә аның сәламәтлеген какшата. Ә сугышның соңгы көннәрендә бункирда утырганда, ул каты тәэсирле дарулар йогынтысында була. Кайчагында аңа тәүлек буена тугызга кадәр наркотик матдә бирелә”,-дип ассызыклыйлар документаль фильм ясаучылар.