Акъяр Россиягә кире кайтуның бер еллыгын бәйрәм итә башлый

Бүген Кырымның кире Россиягә кайтуының бер еллыгына багышланган чаралар планы билгеле булды.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 20

Бүген Кырымның кире Россиягә кайтуының бер еллыгына багышланган чаралар планы билгеле булды. Төп чаралар Акъярда (Севастопольдә) үтәчәк. Кайбер көннәрне шәһәр үзәгендә машиналар хәрәкәте чикләнәчәк. 23 февраль көнне шәһәр үзәге буйлап "самообороначылар" һәм казаклар йөреше үтәчәк.

21 февраль көнне Нахимов мәйданында шәһәр башлыгы, спортчылар, "Төнге бүреләр" исемле мотоклуб, казаклар һәм "самооборона" катнашында "Антимайдан" исемле җыен үтәчәк. Киләсе атнада урамда куелган зур экранда 2014 елның яз вакыйгаларын сүрәтләгән документаль видеолар күрсәтеләчәк. Шулай ук яр буенда торган хәрби диңгез көймәләренә кереп карап булачак.

Чараларның бер өлеше 10-18 март көннәренә калдырылган чаралар арасында машина узышлары, яшьләр өчен "Вежливые люди" исемле хәрби уеннар, Мәскәү һәм Петербурдан сәнгать осталары катнашында тамашалар, бәйрәм салюты булачак.

2014 елның 16 мартында Кырымда узган референдум нәтиҗәсендә, Россия ярымутрауны үзенә кушты. Украина, Европа Берлеге һәм АКШ бу тавыш бирүне канунсыз дип, "Россия Кырымны аннексияләде", дип саный.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе