
Узган шимбәдә, ягъни 29 ноябрьдә, Казанның “Ак Барс” хоккей командасы Түбән Каманың “Нефтихимик” такымы белән очрашты һәм якташларын 4:1 исәбенә җиңүгә иреште.
Өченче период уртасына инде казанлылар 4:0 исәбенә отып бара иде. Көндәшләре капкасына алкаларны Федор Малыхин (3 нче минутта), Михаил Варнаков (28), Александр Бурмистров (30) һәм Кирилл Петров (48) кертте. Владимир Крикунов командасы казанлыларга караганда мәйданда күбрәк булганда, 52 нче минутта бер алка кертә алды.
Бүген “Ак Барс” хоккей командасы Финляндиядә җирле “Йокерит” белән очраша. Бу уен Мәскәү вакыты белән 19.30 да башлана дип хәбәр итте “Татар-информ”.