«Ак Барс» хоккей командасы капкачысы Эмиль Гарипов мәдрәсәдә Корбан ашы уздырды

Танылган «Ак Барс» хоккей командасы капкачысы Эмиль Рамил улы Гарипов "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсәдә Корбан ашы уздырды.

БӘЙЛЕ
2015 Окт 16

Танылган «Ак Барс» хоккей командасы капкачысы Эмиль Рамил улы Гарипов "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсәдә Корбан ашы уздырды.

Чарада танылган спортчының әти-әниләре, туганнары, дуслары, имамнар, күренекле татар зыялылары, мәдрәсәсе шәкертләре һәм мөгаллимнәре катнашты.

Җыелган кунаклар башта ахшам намазы укыды. Мәҗлесне мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин башлап җибәрде. Аннары кунаклар Әнәс хаҗи алып кайткан Зәм-зәм суыннан авыз итте. ТҖ МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров халыкка эчтәлекле вәгазь сөйләде. Ул барлык мөселманнарны Яңа һиҗри 1437 ел белән котлады. Мөхәррәм аеның фазыйләтләрен шәрехләде. Корбан мәҗлесен оештыручыларга рәхмәт әйтте, чалган корбаннарның кабул булуын теләде.

Мәҗлес кунаклары Эмиль кардәшкә иң изге теләкләрен җиткерде. Тазалык-саулык, иманлы гамәлләр, яңа үрләр вә җиңүләр теләделәр. Җырчылар Илсаф һәм Ильяс Халиков мәҗлесне матур мөнәҗәтләр көйләп саләмләделәр.

«Ак барс» капкасын сакларга 17 яшьтә үк баскан Эмильгә быел 24 яшь тулды. Шул вакыт эчендә ул яшьләр арасында өч мәртәбә ил беренчелегендә медальләр алырга, ике Универсиада чемпионы булырга, үсмерләр арасында дөнья беренчелегендә көмеш медаль яуларга өлгерде. Универсиадаларда җиңүе өчен аңа халыкара класслы спорт остасы дигән мактаулы дәрәҗә дә бирелде. Әйтергә кирәк, Эмиль атаклы көрәшче, җиде тапкыр Сабантуй батыры, заманында Россия күләмендә Татарстан данын яклаган Рамил Гариповның улы.

Атаклы көрәшче хәләл җефете Наилә ханым белән спортта дан казанырлык, иманлы, кече күңелле, милләтпәрвәр уллар тәрбияләгән. Бу гаиләгә Аллаһы Тәгалә Үзенең бетмәс нигъмәтләрен, тынычлык, бәхет-сәгадәт, сәламәтлек-иминлек иңдерсә иде дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе