Айнур Әхмәтшин: "Хәләл индустрия бренды формалашып килә"

Айнур Әхмәтшин: "Хәләл индустрия бренды формалашып килә"

БӘЙЛЕ
2012 Дек 19
"Татарстан - Яңа Гасыр"ның "Кара-каршы" тапшыруында Татарстандагы хәләл индустрия турында сөйләштеләр.Тапшыру 19 декабрьдә Казан вакыты белән кичке җидедә эфирга чыгачак. Тапшыруда катнашучы "Рәйхан" хәләл кафелары директоры Айнур Әхмәтшин белдергәнчә, Татарстанда хәләл индустрия бренды формалашты.

Ток-шоуда Казанның сату һәм туклану департаменты директоры урынбасары Илшат Сәлахов, "Рамай" кош фабрикасы менедҗеры Ирек Җиһаншин, "Аш-су" кафесы хуҗасы Расих Вәлиуллин, "Гаилә" мәчете имамы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин катнаша.

Бүген Татарстанда хәләл индустрия зур адымнар белән үсә. Хәзер хәләл сыйфатлы брендка әверелде.

Айнур Әхмәтшин сүзләренчә, "Рәйхан" кафесы Мәскәү, Вишневский, Әбсәләмов урамнарында ачылды. - Үзе хәләл, шул ук вакытта Европа ризыкларын да әзерләгән кафе халыкта кызыксыну тудырды. Алга таба "Рәйхан" кафесы челтәрен киңәйтергә уйлыйбыз,- ди Әхмәтшин.

Тапшыруны шулай ук кабатлап та күрсәтәчәкләр. Алары 20 һәм 22 декабрьдә сәгать 11дә була.

Татар-ислам

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе