"Адмирал"да һәлак булганнар рухына багышлап, "Кол Шәриф" мәчетендә дога кылынды

13 мартта Казанның "Кол Шәриф" мәчетендә үткән җомга намазында "Адмирал" сәүдә үзәгендә һәлак булучылар рухына дога кылынды.

БӘЙЛЕ
2015 Мар 17

13 мартта Казанның "Кол Шәриф" мәчетендә үткән җомга намазында "Адмирал" сәүдә үзәгендә һәлак булучылар рухына дога кылынды. Мәчетнең имам-хатибы Илфар хәзрәт зыян күрүчеләргә сабырлык, сынауларга зарланмауларын теләде.

Үткән җомга көнне Татарстанның зур мәчетләрендә "Адмирал" янгынында һәлак булучылар рухына һәм исән-калганнарга сабырлык, ярдәм теләп дога кылынды. Төп чара Кол Шәриф мәчетендә узды. Имам-хатиб Илфар хәзрәт Хәсәнов вәгазенең бер өлешен Казанда янган сәүдә үзәгенә багышлап, зыян күрүчеләргә, туганнары һәлак булган кешеләргә Аллаһтан сабырлык сорады, үлгәннәр рухына дога кылырга чакырды.

"Дистәләгән кеше һәлак булды, бик күп кешеләр малларын югалтты. Алар хәсрәттә, алар борчуда. Аллаһ һәлак булган иман әһелләрен үзенең рәхмәтенә ирештерсен, авыр туфракларын җиңел кылсын. Исән калган, әмма малларыннан мәхрүм булган, малларын югалткан дин кардәшләребезгә дә Аллаһ күркәм сабырлык бирсен. Алдагы эшләрендә ярдәмчел булсын, тыныч тормыш насыйп итсен. Туганнарын югалтучылар күркәм сабырлык күрсәтеп, зарланмыйча, Аллаһ биргән сынауларны кабул итеп сабырлык белән яшәргә насыйп итсен", диде Илфар хәзрәт Хәсәнов.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе