Ачык суда 5 чакрым арага йөзүдә Германия спортчыларына тиңнәр табылмады

Бүген Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты кысаларында ачык суда 5 км дистанциягә йөзү буенча команда ярышлары узды.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 30

Бүген Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты кысаларында ачык суда 5 км дистанциягә йөзү буенча команда ярышлары узды. Командада 3әр спортчы үз иленең данын яклап йөзде. Барлыгы 22 төркем катнашты. Россия өчен Даниил Серебренников, Анастасия Крапивина, Сергей Большаков чыгыш ясады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча берьюлы 2 команда, бертигез күрсәткечләр белән килеп, 2 көмеш медальгә лаек булды. Голландия һәм Бразилия йөзүчеләре 55:31.2 күрчәткече белән 2 нче урынны алдылар. Шул рәвешле, бу ярышта бронза медаль беркемгә дә тапшырылмады. Алтын медаль исә Германия спортчылары Роб Муффельс, Кристиан Рейхарт һәм Изабель Франциска Харлига тәтеде: алар 5 км араны 55 минут 14, 4 секунд эчендә йөзеп узды.

Шуны да билгеләп узарга кирәк: чемпионат кысаларында Нидерланд спортчылары инде 3 нче көмеш медален яулады. Россия командасы 22 команда арасында 10 нчы урынны алды, дип хәбәр итте "Татар-информ"..


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе