4 августта сугыш хәрам булган Зөлкагъдә ае башланды

4 августта, мөселман дөньясы һиҗри елның Зөлкагъдә аена аяк басты. «Зөлкагъдә» сүзе гарәп теленнән «утраклык ае» дип тәрҗемә ителә. Ягъни борынгы күчмә кабиләләр бу чорда күченеп йөрүдән туктап торган, утрак тормыш алып барган.

БӘЙЛЕ
2016 Авг 05. Фото:dumrt.ru

Аллаһы Тәгалә Каләм-Шәрифтә бу ай турында аерым искәрткән.

"Тәүбә" сурәсендә «Аллаһы Тәгалә хозурындагы Китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе – сугыш хәрам булган айлар: ягъни Рәҗәб, Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм айлары», - дип әйтелгән.

Зөлкагъдә ае, аннан соң килүче Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм айлары һәм өч шәрәфле айның беренчесе Рәҗәб ае хәрам айлардан атала. Бу вакытта сугышлар туктатылып торган, алда әйтелгәнчә, кабиләләр утрак тормышка күчкән.

Җомга көнне, республикабыз мәчетләрендә имамнар җомга вәгазендә зөлкагъдә аеның сыйфатлары турында сөйләячәкләр.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе