30 гыйнварда "Кол Шәриф" мәчетендә “Мин пәйгамбәребезне яратам” чарасы була

30 гыйнварда Казанның "Кол Шәриф" мәчетендә “Мин пәйгамбәребезне яратам” акциясе узачак.

БӘЙЛЕ
2015 Янв 28

30 гыйнварда Казанның "Кол Шәриф" мәчетендә “Мин пәйгамбәребезне яратам” акциясе узачак. Чара Татарстан мөселманнарын берләштереп, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) карата хөрмәт һәм ярату хисен күрсәтү, пәйгамбәрләрне сурәтләгән карикатураларга ризасызлык белдерү максатыннын оештырыла.

Җомга намазыннан соң мөселман активистлары мәчеткә килүчеләргә Пәйгамбәребезне (с.г.в.) олылау һәм ярату сүзләре язылган махсус күкрәк билгеләре һәм флажоклар таратачак. Акциягә килүчеләр каршында Татарстанда билгеле дин әһелләре чыгыш ясар дип көтелә.

"Кол Шәриф"тә башланып киткән акция Казан һәм Татарстанның башка мәчетләрендә дә дәвам итәчәк дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе