26 апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Аның тууына быел 127 ел тула. Шул уңайдан, бүген Казанда төрле чаралар үткәрелә.
Рәсми чыганаклардан билгеле булганча, быел Тукай премиясенә 5 кеше лаек булган.
Алар - "Мәхәббәттә гөнаһ бар", "Синдә минем хакым бар” китаплары, "Хатыннар сагышы" әсәре өчен язучы Нәбирә Бикчурова (Гыйматдинова), "Кара чикмән” спектаклендә Биртәтә роле, "Курчак туе” спектаклендә Наташа роле, "Арбалы хатыннар” спектаклендә Гайшә роле өчен Г. Камал исемендәге Татар дәүләт театры актрисасы, ТР һәм РФ халык артисткасы Алсу Гайнуллина, Г. Тукайга багышланган сәнгать әсәрләре циклы, Уральск һәм Казанда Г. Тукай музейларында оештырылган тематик күргәзмәләр өчен рәссам Ильяс Айдаров, "Женский лик Победы” бишенче симфониясе өчен композитор Шамил Тимербулатов, күн мозаикасы техникасында башкарылган Г. Тукай истәлегенә багышланган әсәрләр циклы өчен ТР халык рәссамы Софья Кузьминых.
Тукай премиясе 30 августта - Республика һәм шәһәр көнендә тапшырыла.