Вакф - ислам дине тарафыннан дөньяга бүләк ителгән уникаль күренеш - Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин

Фәнни җыенның пленар утырышында Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Турхан Дилмач, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Алибеман Эгбали Зарч, Бәхрәйннән югары шәригать суды рәисе Ибраһим әл-Мурейхи, Ислам үсеше банкы белгече Мөхәммәд Салем чыгыш ясаячак.

БӘЙЛЕ
2017 Ноя 21. Фото:dumrt.ru

Казанда "Россиядә вакфлар: хәзерге халәте һәм перспективалары" II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе башланды.

Фәнни җыенда чит илләр һәм төбәкләрдән килгән мәртәбәле кунакларны пленар утырышта Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм Татарстан мөфтие урынбасары, "Татарстан Республикасы вакфы" фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдин сәламләде. Рөстәм хәзрәт Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткерде һәм вакфны ислам дине тарафыннан дөньяга бүләк ителгән уникаль күренеш дип билгеләде.

- Казан ислам дөньясының төньяк башкаласы дигән дәрәҗәне гадел рәвештә казанды, - дип башлады үзенең сүзен Мансур хәзрәт. - Бер яктан, татар халкының бай рухи мирасы һәм көчле дини традицияләре, икенче яктан, республика җитәкчелегенең уйланып алып барылган милли сәясәте һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең инициативалары Татарстанга Россиянең алдынгы төбәкләре арасында булырга ярдәм итә. Бездә ачык һәм дустанә ислам чәчәк ата һәм илебездә динебезнең үсеш юнәлешләре билгеләнә.

Фәнни җыенның пленар утырышында шулай ук Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Турхан Дилмач, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Алибеман Эгбали Зарч, Бәхрәйннән югары шәригать суды рәисе Ибраһим әл-Мурейхи, Ислам үсеше банкы белгече Мөхәммәд Салем чыгыш ясаячак дип хәбәр итәләр Татарстан мөфтиятеннән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе