
РФ Президенты Владимир Путин тиешле Указга кул куйды, аның нигезендә, үзенең һәм Премьер-министрның хезмәт хакы 2,65 мәртәбәгә артты. Бу хактагы документ Кремль сайтына урнаштырылган, дип хәбәр итте «РИА Новости».
Узган атна ахырында дәүләт башлыгы һәм кабмин җитәкчесе үзләренең керемнәре турында хәбәр бирделәр. Икесенең дә керемнәре 2012 елдагыга караганда, азрак булган, ягъни ул Путинныкы – 3, 672 миллион сум, Медведевнеке 4,259 миллион булган.
Моннан алда ил Президенты барлык Россия түрәләренең хезмәт хакын күтәргән иде.