
Узган тәүлектә Татарстан юлларында 238 берәмлек махсус техника хезмәт күрсәтте. Төбәк трассаларын 157 берәмлек юл машинасы рәткә китерде, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
ТР буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә билгеләнгән маршруттан 30дан артык тайпылу булган.
Казан аэропортларыннан 69 рейс кылынган, шул исәптән 19ы - чартер, ә 13е халыкара рейс. Һава транспорты белән 2092 пассажир киткән. Ә Казанга самолетта 1718 кеше килгән. «Татар-информ»