
Бу курсларны Татарстан Республикасының Көньяк-Көнчыгыш казыяты Ютазы мөхтәсибәте белән берлектә оештыра. Курсларда республиканың Ютазы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Азнакай районнарында дини дисциплиналар буенча белем бирүче мөгаллимнәр катнаша.
26 августка кадәр дәвам итәчәк курсларда гакыйдә, фикх (Ислам хокукы), гарәп теле һәм тәфсир (Коръәнгә аңлатма бирү) кебек предметлардан лекцияләр һәм семинарлар уздырылачак, дип хәбәр итә "Фәнис" мәдрәсәсе.