Туроператорлар Төркиягә чартерларны, РФ Хөкүмәте карары чыгып, 3-4 көннән соң җибәрергә әзер

Туроператорлар һәм пассажирларга авиахезмәт күрсәтүчеләр Төркиягә чартерларны, РФ Хөкүмәте карары чыгып, 3-4 көннән соң җибәрергә әзер. Бу хакта матбугат очрашуында Россия туроператорлары ассоциациясенең башкарма директоры Майя Ломидзе хәбәр иткән.

БӘЙЛЕ
2016 Авг 16. Фото: life.ru

“Ике ил җитәкчесе (Россия һәм Төркия) катнашындагы матбугат очрашуыннан соң якын арада чартерларны тыюны туктатырга мөмкин икәнлеге аңлашылды”, - диде ул.

“Якын арада дигән төшенчә – ул бик киң төшенчә. Әлегә бу вакыйга булмаган һәм вакыты да төгәл билгеле түгел. Әмма туроператорлар һәм пассажирларга авиахезмәт күрсәтүчеләр чартерларны, Хөкүмәтнең тиешле карары чыгу белән, җибәрергә әзер. Бу Хөкүмәт карары чыгып, 3-4 көннән соң дигәнне аңлата”, - диде Ломидзе.

Төркиягә турлар сатуга булган чикләүләрне бетерү турында Указны РФ Президенты В.Путин 30 июльдә имзалады. 9 августта Россия һәм Төркия президентлары катнашындагы матбугат очрашуында Россия лидеры Россия туристларының Төркиягә кризиска кадәр булган күпләп йөрүен кире кайтаруның бары тик вакыт эше икәнлеген әйтте.

Майя Ломидзе сүзләренчә, кулланучылар чартер рейсларын җибәрүне көтә. Чөнки чартерлар турның бәясен арзанайтырга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә ТАСС.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе