25 февраль көнне сәгать 18.00 дә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында “Тукай әкиятләре” дип исемләнгән музыкаль-шигъри композиция тәкъдим ителә. Ул ТР Театр әһелләре берлеге, “Sforzando” башкару сәнгатен үстерү фонды ярдәме белән сәхнәләштерелә. Композиция татар халык шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга (1886-1913) багышлана. Ул “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләре, “Сөткә төшкән тычкан”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Туган авыл” шигырьләренә, “Исемдә калганнар” автобиографик очеркына нигезләнгән. Шагыйрьнең әсәрләре рус телендә яңгыраячак. Композициянең музыкаль өлешен Фәнис Яруллинның “Шүрәле” һәм Әнвәр Бакировның “Су анасы” балетларыннан өзекләр тәшкил итәчәк. Шулай ук татар халык җырлары көйләре дә кичәне бизәп, милли төсмерле итәчәк Композицияне бәйләп торган җеп булып шагыйрьнең балачагы, Казан артында Кырлай авылында уздырган гомере санала. Ул балаларга һәм яшүсмерләр аудиториясенә юнәлдерелгән һәм аларны татар милли әдәбияты, музыкасы һәм мәдәнияте белән таныштыруны максат итеп куя, дип хәбәр итә оештыручылар.
“Татар-информ”