
Быел 9 айда, узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, Татарстанга килгән туристлар тарафыннан файдаланылган түләүле хезмәтләр суммасы 13 процентка арткан һәм 8,4 млрд сум тәшкил иткән. 2015 ел азагында да бу саннар 14-18 процент тирәсе булыр дип планлаштырыла.
Үсеш алган түләүле хезмәтләрнең күп өлеше кунакханә юнәлешенә туры килә һәм әлеге сан якынча 18 процент тәшкил итә.
“Бу бик мөһим күрсәткеч һәм ул кунакханәләрнең тулылануын, яшәп торуның уртача суммасы артуын, әлеге бизнес белән кызыксынучылар артуын ассызыклый”, - диде бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов. Аның сүзләренчә, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты ярдәмендә Татарстанга килгән туристларның географиясе дә шактый киңәйгән һәм Казанда моңа кадәр килмәгән илләрдән дә туристлар булып киткән.
ТР музей-тыюлыкларында булган туристлар саны, узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, 22 проценттан 43 процентка кадәр артуы мәгълүм. Мисал өчен, “Казан Кремле” музей-тыюлыгында узган ел 1 млн 450 мең турист булырга өлгерсә, быелның 9 аенда бу сан 1 млн 650 меңгә җиткән. “Бу — Россиядәге теләсә кайсы объект өчен бик җитди күрсәткеч”, - дип билгеләп үтте С. Иванов.
“Казан” халыкара аэропортының пассажирлар агымы исә, киресенчә, 9 процентка кимегән. Бу, беренче чиратта, халыкара очышлар кимүенә бәйле. Мондый очышлар азаюның сәбәбе — доллар һәм евроның артуы.
Эчке авиалинияләрдә 8 процентка үсеш күзәтелгән. “Әлеге күрсәткеч ватандашларыбызның Россия буйлап активрак йөрүен дәлилли. Рәсми сигментта кимү булуга да карамастан, 8 процентлы үсеш туристларның күбәюенә тагын бер кат ишарә ясый”, - диде ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе.
Чит илләр белән хезмәттәшлеккә килгәндә, Россия һәм Татарстанга Кытай, Финляндия, Берләшкән Гарәб Әмирлекләре, Иран Ислам Республикасы туристларын җәлеп итү буенча эш алып барыла. Алар өчен махсус маршрутлар булдырылган.
Журналистлар белән очрашуда катнашкан ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов бер яшь төркеменә генә юнәлдерелеп эшләү киләчәктә туристларны югалтуга китерүен ассызыклады һәм төрле яшьтәге туристлар өчен программалар булдырылуын билгеләп үтте. “Мисал өчен, кытайлар өчен “Кызыл маршрут” кызыклы. Ул үз эченә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Ульяновск шәһәрләрен ала. Әмма Кытайда СССР хакында ишетеп кенә белмичә, үзе дә шул чорда яшәгән кешеләр азаеп бара. Әгәр дә без аларга гына басым ясасак, киләчәктә упкынга очуыбыз бар, - дигән фикер җиткерде ул. – Яшьләр барысы да бер мәгълүмат мохитендә яши, үзара аралаша һәм аларның кызыксынулары да уртак. Бездә сөйләр дә, күрсәтер нәрсәләр дә бар.”
”Татар-информ”