
ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә республика мәдрәсәләре җитәкчеләре җыелды. Җыелышта, аерым алганда, мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин һәм мәдрәсә җитәкчеләре катнашты.
Чарада 2016 елда мөселман уку йортларына шәкертләр кабул итү планы, урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартларын тормышка ашыру һәм башка оештыру мәсьәләләре каралды, диелә ТРМДН матбугат хезмәте хәбәрендә.
"Татар-информ"