
Татарстанда һава торышының тотрыксыз булуы юл-транспорт һәлакәтләре санының артуына китерә. Җәяүлеләр катнашындагы аварияләрнең күбәюе ЮХИДИ идарәсе вәкилләрен аеруча борчый: хәзерге вакытта башкала юлларында тәүлегенә якынча 11 шундый һәлакәт теркәлә икән.
Бу шактый зур күрсәткеч. Шуңа күрә хокук сакчылары машина йөртүчеләрне дә, җәүялеләрне дә юлларда сак булырга чакыра. Юллардагы бозлавык, караңгының иртә төшүе нәтиҗәсендә аварияләрнең тагын да артып китүе ихтимал.
Аварияләр җәяүле юлларында теркәлә
Шунысы мөһим: агымдагы елда әлеге төр аварияләрнең күбесе җәяүле юлларында теркәлә башлаган икән. 2015 елда “зебра”ларда килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел белән чагыштырганда 36,6 процентка арткан. Нәтиҗәдә, 6 җәяүленең һәлак булганлыгы билгеле. Узган ел исә җәяүле юлларында барлыгы 4 кеше һәлак булган.
- Җәяүле юлларында килеп чыккан аварияләр саны 2014 елда 145 булса, быел 198гә кадәр җитте. Һәр унынчы авариядә балалар зыян күрә, -дип хәбәр итәләр Казанның ЮХИДИ идарәсендә.
Мәсәлән, 26 октябрь көнне 21 яшьлек хатын-кыз йөртүче Павлов урамындагы “зебра”да җәяүлегә юл бирми һәм шул рәвешле 30 яшьлек хатынны бәрдерә. Нәтиҗәдә, зыян күрүченең баш миенә зыян килә, ул хастаханәгә озатыла.
Һәлакәтләрдән саклану өчен...
Хәер, әлеге төр аварияләрнең күбесендә, киресенчә, җәяүлеләр үзләре гаепле икән. Быел бу күрсәткечнең 6 процентка кимүенә карамастан, әлеге сан һаман да югары булып кала бирә.
- Юлларны тиешсез урыннарда кичү, хәрәкәт вакытында иң гади кагыйдәләрне дә бозу (күләмле капюшон кию, колакчын ярдәмендә музыка тыңлау, бар игътибарны телефон һәм планшетларга юнәлдерү һ.б.) башкала урамнарында юл-транспорт һәлакәтләре саны артуга китерә дә инде, - дип аңлаталар ЮХИДИ идарәсендә.
Мәсәлән, шушы көннәрдә 58 яшьлек машина йөртүче Тынычлык урамында юлны тиешсез урында чыгып баручы 56 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Нәтиҗәдә, җәяүленең баш миенә зыян килә, аягы сына.
ЮХИДИ идарәсе вәкилләре машина хуҗаларын җәүяле юлларына, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренә якынлашканда, сәүдә-күңел ачу үзәкләре яннарында аеруча игътибарлы булырга чакыра. Юл-транспорт һәлакәтләреннән саклану өчен җәяүлеләр дә юлны бары тик рөхсәт ителгән урыннарда гына кичәргә тиеш. Юлны чыкканда капюшоннарны салу, музыканы сүндерү таләп ителә. Киемнәрдә яктылык кайтаручы элементлар куллану аеруча мөһим.
Рәмзия ЗАКИРОВА интертат электрон газетасы