Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 10 декабрь кичендә 18.30 сәгатьтә үз залында премьера тәкъдим итә. Бу юлы тамашачы хөкеменә чыгарыласы “Өченче бүлмәдә эт яши” спектакле 2 сәгать 10 минут бара, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәгеннән Рузалия Тимербаева.
Рөстәм Мингалимнең “Өченче бүлмәдә эт яши” моңсу комедиясе - заман проблемаларын яктырткан, идеянең сәнгатьчә бирелеше, психологизмы, кызыклы образлар системасы һәм тел байлыгы белән аерылып торган әсәр. Театр режиссеры Резедә Гарипова типик гаилә драмасын ялгыз мәхәббәт тарихына әверелдерә. Пьеса геройлары бер-берсе белән шулкадәр кырыс итеп уйныйлар, - алар арасындагы һәр диалог сүз көрәштерүгә әйләнә. Шулай итеп, әлеге гаиләнең шәхси мөнәсәбәтләре, көтмәгәндә, үзләре өчен үк гаепләү һәм бер-берсен яңадан ачу кебек киеренке психологик халәткә әверелә...
Спектакльне сәхнәгә чыгаруда катнашкан рәссам Альбина Хөсәенова Италиянең Флоренция шәһәрендәге Европаның иң беренче Нәфис сәнгать академиясе укучысы булуын билгеләп үтик. Спектакльнең хореографы - Никита Жестков. Тамашада катнашалар: Татарстанның халык артистлары Зөләйха Хәкимҗанова, Нуретдин Нәҗмиев, Татарстанның атказанган артисткасы Зөлфия Вәлиева, артистлар Ирек Хафизов, Булат Зиннәтуллин, Гүзәл Галиуллина.
Театрның матбугат үзәгеннән.