Тикшерүчеләр Казандагы авиаһәлакәт урынындагы эшне төгәлләде

Тикшерүчеләр Казандагы авиаһәлакәтне тикшерү эшен тулысынча төгәлләде...

БӘЙЛЕ
2013 Ноя 21
Тикшерүчеләр Казандагы авиаһәлакәтне тикшерү эшен тулысынча төгәлләде, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте.

Фаҗига булган урында 4 көн тәүлек буена 1000нән артык кеше эшләде. Хәзерге вакытта авиаһәлакәттә булган барлык хәлләрне билгеләү өчен тикшерү эше комплексы дәвам ителә.
Якын арада техник экспертизалар билгеләнеп, фаҗиганең тулы сәбәбен ачыклап булачак. Һәлак булган кешеләрнең җәсәден танып белүне тизләтү максатыннан, 500гә якын геннар экспертизасы уздырылачак.

Тикшерү органнары Казанда 17 ноябрьдә кичке якта барлыкка килгән авиаһәлакәттә берничә төрле фаразны – очучыларның хатасын, техниканың төзек булмавын, сыйфатсыз ягулык, һава торышын һәм диспетчерлар ялгышын карый. 18 ноябрьдә "Татарстан” авиакомпаниясе үзенең Боинг 737-500 кебек очкычларын куллануны туктатты.

Бу һәлакәт буенча Тикшерү комитеты тарафыннан "Хәрәкәт иминлеге кагыйдәләрен бозу һәм һава транспортын эксплуатацияләүдә саксызлык күрсәтеп, ике һәм аннан күбрәк кеше үлеме” маддәсе буенча җинаять эше ачылды.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе