Татарстанның Баш казые Габделхак хәзрәт Саматовның хәләл җефете Кәүсәрия абыстай бакыйлыкка күчте ((ФОТО)

Бүген Казанда татар җәмәгатьчелеге – дин кардәшләребез гомере буена иренә ныклы терәк була белгән, аңа халык белән эшләү өчен тыныч тыл тәэмин иткән Кәүсәрия абыстайны соңгы юлга озатты. Казанның Яңа бистә зиратында Габделхак хәзрәт кабере янәшәсенә җирләнде. Аллаһның рәхмәтендә булсын!

БӘЙЛЕ
2017 Авг 08

Моннан 7 ел элек Татарстанның Баш казые Габделхак хәзрәт Саматов хакында дин әһелләренең, замандашларының истәлекләрен җыеп, хәзрәтнең тууына 80 ел тулуга багышлап миңа “Халык күңелендәге Габделхак хәзрәт” китабын әзерләү насыйп булды. Нәкъ шул чакта хәзрәтнең гаҗәеп матур гаиләсе белән таныштым, бу гаиләнең кадерле ядкарьләрен күрдем. Туганнарының һәм аларны күреп белгән, аралашкан кардәшләренең ихласи бәяләрен, хәтирәләрен тыңладым. Сүз асылда Габделхак хәзрәтнең өммәтенә күрсәткән тырышлыкларын барлау булса да, әңгәмәдәшләремнең һәркайсы хәзрәт белән 54 ел матур гомер кичергән җәмәгате Кәүсәрия абыстайга карата да соклануларын, хөрмәтләрен җиткерделәр.

Татарстаныбызда гына түгел, Габделхак хәзрәт имамлык итеп кайткан Оренбург якларында да, заманында Саматовлар гаиләсенә дин сабагы алырга ерак-ераклардан эзләп килгән мөселманнарның һәркайсын якты йөзе, кайнар ризыгы белән каршылаучы Миншакир кызы Кәүсәрия абыстайны хәтерләүчеләр, олы рәхмәт хисләре белән искә алучылар бихисап.

Бүген Казанда татар җәмәгатьчелеге – дин кардәшләребез гомере буена иренә ныклы терәк була белгән, аңа халык белән эшләү өчен тыныч тыл тәэмин иткән Кәүсәрия абыстайны соңгы юлга озатты. Кәүсәрия Миншакир кызын соңгы юлга озатырга туганнары, дин әһелләре, мәдрәсә мөгаллимнәре җыелган иде. Ул Казанның Яңа бистә зиратында Габделхак хәзрәт кабере янәшәсенә җирләнде. Аллаһның рәхмәтендә булсын!

чыганак: dumrt.ru

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мәрхүмәгә җеназа

намазын Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе янында урнашкан “Ал” мәчет янында нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров укыды. Шунысы игътибарга лаек: Габделхак хәзрәт әлеге мәдрәсәне оештыручыларның берсе һәм аның беренче директоры, мөгаллиме һәм тәрбиячесе дә булган.

Мәрхүмә Кәүсәрия абыстайның эшләү-яшәү рәвешен күз алдына китерү өчен, әлеге китапта бәян ителгән хәтирәләрне ишетү дә җитә.

Россия Мөселманнарының Баш Мөфтие, Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин:

“...Кәүсәрия апа белән икесе балаларын күркәм тәрбия белән тәрбияләделәр. Бик күп кешеләргә үрнәк булырлык дәрәҗәдә итеп. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Шәм шикелле булмагыз”, - дип әйтә. Шәм башкаларны яктырта да, үзе эреп бетә. Кызганычка каршы, күп галимнәрдә шулай була. Үзе башкаларга сөйли, аңлата, ә әһелләренә, балаларына, якыннарына калмый.

Габделхак хәзрәт андыйлардан булмады. Ул башкаларны да яктыртты, юл күрсәтте. Якыннарына, бигрәк тә балаларына да җитте ялкыны. Бөтен тырышлыгын, иҗтиһатын күрсәтте. Хәзрәтнең беренче ярдәмчесе – җәмәгате Кәүсәрия апа. Кәүсәрия апа ихласы белән тәрбияләде”.

Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Татарстан мөселманнары мөфтие урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы:

“Дүрт баласына гомер биргән, унике оныгына һәрдаим хәер-фатиха биреп дога ирештергән, оныкчыкларын күрү насыйп булган бәхетле җаннар дип саныйм мин бу гаиләне.

Татар гаиләсе, ныклы, соклангыч нәсел нинди булырга тиеш дип сорасалар, бу очракта һич икеләнмичә, Саматов хәзрәтнеке кебек, дияргә була. Мөселман гаиләсе нинди була дигән сорау куелса да, җавап шул ук: “Саматовларныкыча!”

Фирдәвес Саматова, олы кызы:

“Әни гомере буе дары җитештерү заводында өч сменалы авыр эштә үзен аямыйча эшләде. Төнге сменадан кайта. Бераз гына ятып ала да, йорт эшләренә керешә. Аннан икенче сменага китә. Иң истә калганы – бездән бервакытта да кеше өзелмәде. Нәсел зур, туганнар да, авылдашлар да, Казанга йомыш белән килсәләр, бездә тукталалар, атап, махсус эзләп әти янына килүче мөселманнар да була иде. Аллаһ рәхмәте, һич тарсынмый идек. Сыеша идек, ризыгы да җитә иде.

Хәзер шул вакытларны уйлап, шаклар катып утырам. Күп килем-китемгә әни дә кыенсыну белдерми, ризасызлык күрсәтми. Шулай булырга тиеш дип караган, күрәсең. Гомер буе әти белән бер сүздә, бер уйда булдылар шул алар. Берсенең ниятенә икенчесе каршы чыкмады. Тату, тыныч яшәүнең беренче сере шунда булгандыр да.

Укырга дип килүче туганнар тулай торакка урнашмыйлар, бездә торалар иде. Әти белән әни гомерләре буена: “Кеше килсен, кайгы килмәсен”,- дип яшәделәр.

Тормышлар бераз көйләнгәч, без үсеп җитеп таралышкач, мулла булып эшләргә рөхсәт алгач, ун ел кая җибәрсәләр, шунда күчеп йөрделәр алар. Башта 5 ел Әлмәттә муллалык итте әти. Аннан Оренбург, аннан Чистай каласы..”

Язманы Вәсилә Рәхимова әзерләде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе