Татарстанда тавык йомыркасын сыек килеш саклау өчен эшкәртү ниятләнә

Бу йомырка җитештерүнең сезонлы булуыннан чыгып эшләнә

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 17

Татарстанның Лаеш районында тавык йомыркасын тирәнтен эшкәртү буенча агросәнәгать комплексы объекты булдырыла. Кошчылыкның бу продуктын сыек массага әйләндереп, озак вакыт саклана торган үзлекле итү күздә тотыла.

“Татар-информ” агентлыгы корреспондентына бу хакта “Татптицепром” генераль директоры Марс Алиев аңлатма бирде.

Йомырка җитештерү сезонлы булганга күрә, аерым чорда тавыклар йомырканы азрак сала. Шулай да, кибет киштәләрендә бу төр продукция элеккеге күләмдә булуы шарт. Шуңа бәйле рәвештә, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖның Лаеш филиалы базасында (биредә җитештерелә торган продукциянең 60 проценты аңа туры килә) тавык йомыркасын тирәнтен эшкәртү буенча агросәнәгать комплексы ачу идеясе туган. Җитештерелгән сыек масса азык-төлек сәнәгатендә кулланыла ала, аны шәһәр халкы өй шартларында составына йомырка кергән ризык әзерләү өчен сатып алырга мөмкин.

«Татар-информ»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе