Татарстанда инкыйлабка кадәр чыккан мөселман китаплары һәм кулъязмалар музее ачылды

Әлеге китапларның күбесе 1905 елга кадәр бастырылган. Ә иң иске экспонат булып Коръәндә искә алынган хатын-кызлар турындагы китап санала. Ул 1878 елда дөнья күргән. Бигрәк тә Әхмәтһади Максуди (гакыйдә буенча китап) һәм Галимҗан Баруди (музейда аның өч китабы бар) кебек мәшһүр татар дин галимнәренең хезмәтләре зур кызыксыну тудыра.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 06. Фото:dumrt.ru

Питрәч районының Шәле авылында Җәмигъ мәчетендә инкыйлабка кадәр чыккан мөселман китаплары һәм кулъязмалар музее эшли башлады. Әлеге чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, дин әһелләре, мәхәллә мөселманнары катнашты.

Музейда 60 экспонат куелган. Музейны оештыручылар сирәк очрый һәм зур кыйммәткә ия булган басмалар фондын мөмкин кадәр күбрәк кешегә җиткерү максатын куя. Биредә мәчеткә йөрүчеләр китаплар белән хозурланып кына калмыйча, алар белән эшли дә ала.

Музейны төзү эше берничә ай дәвам иткән. Мәхәллә халкы бик зур көч куйган. Кайбер Коръәннәр, намаз укырга өйрәткән китаплар кемнеңдер гаиләсендә кадерләп сакланган. Аларны укыганда, төрле искәрмәләргә, адресларга һ.б.га тап буласың.

Әлеге китапларның күбесе 1905 елга кадәр бастырылган. Ә иң иске экспонат булып Коръәндә искә алынган хатын-кызлар турындагы китап санала. Ул 1878 елда дөнья күргән.

Бигрәк тә Әхмәтһади Максуди (гакыйдә буенча китап) һәм Галимҗан Баруди (музейда аның өч китабы бар) кебек мәшһүр татар дин галимнәренең хезмәтләре зур кызыксыну тудыра.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте белән берлектә Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2023 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе