Татарстан туристларына Мисырга юлламаны Төркиягә алыштырырга тәкъдим итәләр

Мисырга очарга тиешле туристларга кичәге көннән Антальяга (Төркия) барырга тәкъдим итәләр.

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 08

Мисырга очарга тиешле туристларга кичәге көннән Антальяга (Төркия) барырга тәкъдим итәләр. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Natalie Tours, Pegas, Coral Travel һәм Anex Tour туристлык операторлары вәкилләре белдерде.
Шулай итеп, «Анекс Тур» ҖЧҖ вәкиллеге директоры урынбасары Илфат Дәүләтшин белдерүләренчә, бүген Антальяга очарга теләүчеләр исемлеген төзиләр. Клиентларга Мисырдагы кунакханә категорияләренә туры килә торганны тәкъдим итәләр. Моннан тыш, Казаннан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән кышкы курортларга очарга тәкъдим итәләр.
«Пегас Туристик» ҖЧҖ вәкиллеге генераль директоры Инна Папшева белдергәнчә, бүген хезмәткәрләр клиентларга шалтыратып ял итү юнәлешен алыштырырга, шул исәптә Анталья шәһәрен тәкъдим итәләр. "Баш тартучыларга нинди юнәлешне тәкъдим итүне 9 ноябрьдә хәл итәчәкбез", - диде ул.
Natalie Tours вәкиллеге директоры Татьяна Короткова, Казаннан Мисырга бары тик Хургада шәһәренә генә җибәрдек, диде. Хәзер компания туристларга юлламаларын БГӘ, Һиндстан яки Таиландка алыштырырга тәкъдим итә ала. Моннан тыш, туроператор турлар өчен акчаларны да кире кайтарырга әзер, диде Короткова. "Заявка язу зарур, дүшәмбедән карыячакбыз", - диде ул.
"Мисырның куркынычсыз урын булуы турында рәсми белдерү юк", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
Сүз уңаеннан, Төркиядә ял итәргә теләгән туристларның, авиасуднода кеше әз булу сәбәпле, оча алмый калган очраклар да еш була.

«Татар-информ»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе