
“Мин Илдус хәзрәткә уңай карашта торам, тик мөфти вазифасы тәүлегенә 15-16 сәгать эшләүне таләп итә. Һәм Илдус сәламәтлеге начараю сәбәпле, үз теләге белән бу вазифадан китәргә дигән карар кабул итте”,-диде Президент.
Р. Миңнеханов Татарстан мөфтиенә кандидат - “Тынычлык” мәчете имамы Камил Сәмигуллинга да үзенең бәясен бирде.
“Камил хәзрәт турында бары яхшы сүзләр генә ишетелә. Ул бу вазифага зарури телләрне белә. Аның Татарстан МДНе белән җитәкчелек итәргә мөмкинлеге бар. Мин аның белән шәхсән күреп сөйләштем һәм Камил хәзрәтнең акыллы фикер йөртергә сәләтле кеше икәнлеген аңладым”,-дип билгеләп үтте Президент.
“Татар-информ”нан тәрҗемә ителде