Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Мөзәффәрия мәдрәсәсе бинасы тапшырылды

Капиталь төзекләндерү эшләре башкарылгач, объект үзенең тарихи вазифасын башкарачак дип фаразлана.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 08. Фото:dumrt.ru

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте милкенә “Мөзәффәрия мәдрәсәсе.1888 ел” мәдәни мирас объекты тапшырылды. Бина Казан шәһәренең С.Садыйкова урамындагы 6/22 йорт адресы буенча урнашкан. Биредә моңарчы башкаланың мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 76 нчы мәктәбе эшләгән. Укучыларга һәм укытучыларга кулланышка 2016 елда Казанның Артельная урамындагы 10 нчы йорттан яңа бина бирелгән

Татарстан мөфтие урынбасары, "Вакф" фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдинов элеккеге мәдрәсәдә киңәшмә уздырды һәм аның торышы белән танышты. Капиталь төзекләндерү эшләре башкарылгач, объект үзенең тарихи вазифасын башкарачак дип фаразлана.

Әлеге милек Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенә бушлай республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы (№1106-р, 17.05.2017) нигезендә тапшырылган дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе