Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәхәлләләрне юридик теркәү буенча контрольне көчәйтә

Мәхәлләләрдә кадрлар составына, аерым алганда, имамнарның белеменә, мөгаллимнәрнең квалификациясенә, дини әдәбият белән тәэмин ителешкә игътибар юнәлтү зарур.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 27. Фото:alkeevsk.muhtasibat.tat

Татарстан мөфтиенең территорияләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Әлки районына эшлекле сәфәр кылды. Район имамнары, Әлки районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев, Әлки муниципаль районы Советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов һәм мәчетләр язмышына битараф булмаган кайбер авыл җирлеге башлыклары катнашында район мәхәлләләрен юридик теркәү уздыру мәсьәләләре буенча җыелыш узды.

Татарстан мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт сүзләренчә, Диния нәзарәтендә иске мәчетләрне дә, яңа мәчетләрне дә теркәү барышы аерым контрольгә алынган. Ел дәвамында республиканың барлык мөхтәсибәтләрендә дә мәхәлләләрнең Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән юридик теркәү таләпләре буенча тикшерүләр узачак. Әлеге эш белән мәчет төзелеше алып барганда ук шөгыльләнергә кирәклеге дә аерым әйтелде. Моннан тыш кадрлар составына, аерым алганда, имамнарның белеменә, мөгаллимнәрнең квалификациясенә, дини әдәбият белән тәэмин ителешкә игътибар юнәлтү зарурлыгы да ассызыклап үтелде дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе