
Әлеге очрашу Россия Президентының Уфага эшлекле сәфәре кысаларында үткәрелде. Чарада сүз дәүләт органнары белән дини оешмалар арасындагы хезмәттәшлек турында барды.
В. Путин Россия мөселманнары әйдәманнары белән әңгәмә корудан тыш, Уфада Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте оешуга 225 ел тулу уңаеннан үткәрелгән конференциядә катнашты һәм чыгыш ясады дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте Матбугат хезмәте.