Татарстан мәчетләрендә Рамазан аенда 780 мең кеше авыз ачты

Татарстан мәчетләре Рамазан аенда 780 мең кеше, шул исәптән мохтаҗлар өчен ифтарлар уздырды Рамазан аенда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык мөхтәсибәтләрендә ифтар мәҗлесләре оештырылды.

БӘЙЛЕ
2022 Май 09

Казанда үзендә генә 43 мәчеттә авыз ачтырдылар. Ифтарларга теләге булган һәркем катнаша алды – мәҗлесләргә барысы да, шул исәптән мохтаҗлар да бара алды. Моннан тыш, кайбер мәчетләр, пандемия чорында башланган традицияне дәвам итеп, ифтар-бокслар таратуны оештырды.

Рамазан ае нәтиҗәләре буенча, Татарстанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре тырышлыгы белән 780 мең кеше катнашында ифтарлар узды. 10 Республика ифтары иң массакүләм мәҗлес булды, ә республика районнары арасында ифтарда катнашучылар саны буенча лидерлар рәтендә — Совет районы мөхтәсибәте (75000 кеше), Вахитов районы (65500 кеше), Түбән Кама (45105 кеше), Яшел Үзән районы (45000 кеше), Әлмәт (42000 кеше), Кукмара районы (33000 кеше), Буа районы (30000 кеше), Сарман районы (27600 кеше), Киров һәм Мәскәү районнары (27000 кеше). «Ярдам – Помощь» хәйрия фонды 45 000 кешегә авыз ачтырды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды исә, махсус хәйрия ифтарлары уздырып, 3725 мохтаҗны ашатты.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе