Татарстан хезмәт базарында эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур – ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры

Хәзер республикада 17 мең чамасы кеше эш эзли

БӘЙЛЕ
2016 Фев 18

Татарстан хезмәт базарында эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур. Бу хакта бүген «Тема дня» программасында «Татар-информ» генераль директоры Леонид Толчинскийга хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Хәзер республикада 25 меңгә якын вакансия булуга карамастан, 17 мең чамасы граждан эш эзли, диде ул. Эшсезләрнең якынча 60 процентын хатын-кызлар тәшкил итә, 20 процент чамасын – 16-29 яшьтәге яшьләр, 65 процентын диярлек – үз теләкләре белән эштән китүчеләр.
Министр билгеләп узганча, күпчелек предприятиеләргә штат хезмәктәрләре таләп ителә. Вакансияләрнең 30-40 процентын төзелеш өлкәсе һәм башка эшче һөнәрләр тәшкил итә. Барлык юнәлешләр буенча укырга мөмкин.
Транспорт өлкәсеннән дә эшчеләр китә. Бу өлкәдә нигездә БДБ нән килүчеләр эшли иде. Хәзер доллар курсын һәм икътисади вазгыятьне исәпкә алып, мигрантларга Россиядә эшләү отышлы булмый башлады: алар Ватаннарына кайта яки Кытайга китә. Икътисади вазгыять яхшыргач, алар кайтачак, чөнки алар өчен Кытайга караганда, Россия якынрак ил, дип саный спикер.
Бер үк вакытта Украинадан күп кеше килде, алар эшчеләр булып эшлиләр.
Казанда транспорт йөртүчегә укуга ихтыҗ зур. «Метроэлектротранс» җитәрлек санда эш урыннары, шулай ук соцпакет һәм ведомство торагы тәкъдим итә.
Шулай ук ваклап һәм күпләп сату өлкәсендә дә хезмәткәрләргә ихтыяҗ бар. Э.Зарипова сүзләренчә, аерым сәүдә предприятиеләре базардан китә, нигездә, импортка өстенлек бирүчеләр. Аларга алмашка яңа предприятиеләр килә һәм аларга хезмәткәрләр кирәк. Узган ел Мәшгульлек хезмәте үзәгендә 190 мең чамасы вакансия булды, аларның 20 меңе сәүдә буенча вакансия иде.
Шул ук вакытта республикада мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә хезмәткәрләр җитми. Тәрбиячеләр һәм бала карарга булышучылар, шулай ук шәфкать туташлары таләп ителә. Хәзер мәктәпкәчә тәрбия бирү өлкәсендә хезмәт хакын күтәрү турындагы мәсьәлә күтәрелә. ТР педагогика вузларында студентлар саны артты, дип билгеләп үтте министр. Педагогика белгечлекләре арасында конкурс һәм БДИ буенча таләпләр арткан.
Республикада эшмәкәрлекне үстерү белән ТР Икътисад минитсрлыгы актив шөгыльләнә, дип билгеләп үтте спикер. Шулай итеп, “Эшмәкәрлек фабрикасы” үз эшчәнлеген башлады, аның бурычы – югары уку йортлары студентларын эшмәкәрлек нигезләренә өйрәтү.
“Без икътисадчы,географ яки математик кына әзерли алмыйбыз. Яшь белгеч эшмәкәрлек эшчәнлеге нигезләрен белергә тиеш. Ул лицевой счетны ничек ачарга, ничек шәхси эшмәкәр булырга, салымнар түләуне белергә тиеш. Бүген вузларда бу эш алып барыла, дип сөйләде Э.Зарипова.
Озак вакыт эшләмәгән хатын-кыз, шулай ук эш эзләгәндә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәменә өметләнә ала. Моның өчен эшсезлек буенча теркәлергә һәм статус алырга кирәк. Министрлык ихтыяҗ булган белгечлекләр буенча профессиональ әзерлек программалары тәкъдим итәргә әзер. Маникюрист, чәчтараш, тегү производствосы мастеры һ.б. һөнәрләргә укырга тәкъдим ителә. Бу хатын-кызлар өчен гаиләдән аерылмыйча гына акча эшләү, мәшгуль булу мөмкинлеге, дип саный Э.Зарипова.
Шулай ук җитди белгечлекләр – хисапчы, икътисадчы, IT-өлкәсе белгечлеге буенча укыту программалары бар
«Татар-информ»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе