
Конференция темасы – Якын Көнчыгышта псевдоислам структураларны җимерүнең геополитик нәтиҗәләре.
Фәнни-гамәли конференция кысаларында Якын Көнчыгыштагы вәзгыять, төрле илләрдәге мөселман өммәтендә ялган дини төркемнәр барлыкка килүгә бәйле үзгәрешләр, традицион булмаган исламга каршы торуның идеологик ысуллары турында фикер алышу була.
Конференция нәтиҗәләре буенча резолюция кабул итү һәм мәкаләләр җыентыгы бастыру күздә тотыла, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.