ТР Президентының “Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында”гы указына карата Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров фикер уртаклашты.
“Без Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев белән сөйләштек, мин аларны Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызырга кирәклегенә ышандыруга ирештем. Әгәр без, хакимият тә, хәйриячеләр дә, халык та, – барыбыз берләшсә, барысы да мөмкин булачак. Мин собор бик тиз арада һәм мәһабәт рәвештә торгызылыр, бу саваплы эшкә бөтен Россия кушылыр дип ышанам”, – дип ассызыклады Татарстан митрополиясе башлыгы. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка шундый зирәк карары өчен рәхмәт белдерде. Әлеге карар аңа рухи мәдәниятне үстерү бик мөһим булуын күрсәтә. Митрополит шулай ук Болгар ислам академиясен төзү – изге эш, дип билгеләп үтте.
Шул ук вакытта ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров Феофан әйткәннәрне хуплап, ТР Президенты указы – республикабызда күршеләрчә дустанә мөнәсәбәтләрнең ныклыгына дәлил, дип билгеләп үтте.
“Без Казан Кремлендагы Кол Шәриф һәм Благовещение соборын бергәләп торгыздык. Конфессияләребезнең янәшә атлап баруы һәм республикабыз иминлегенә өлеш кертүе – указда шул чагылыш тапкан. Төп конфессияләрнең алгарышлы үсеше өчен мөмкинлекләр булдырылуы – шатлыклы күренеш. Ватаныбыз Татарстан җирлегендә төрле конфессияләр һәм халыклар вәкилләренең дус һәм тату яшәве сөендерә”, – диде Рөстәм хәзрәт Батров.
“Татар-информ”