Татар телен интернетта да өйрәнү мөмкинлеге бар

1 февральдән татар телен өйрәнү буенча “Ана теле” online-мәктәбе ачылды.

БӘЙЛЕ
2013 Фев 05
1 февральдән татар телен өйрәнү буенча "Ана теле” online-мәктәбе ачылды.

"Ана теле” проекты Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстан һәм EF Education First компаниясе килешүе кысаларында тормышка ашырыла. Әлеге килешү 2012 елның августында төзелгән.

2013 елның гыйнвареннән татар телен өйрәнергә теләүче online-мәктәп укучыларына беренче дәрәҗәнең тәүге бүлеге ачык. Алга таба проект тулыландырылачак.

Февральдән on-line мәктәп 10 мең кулланучыга ачык. Хәзерге вакытта сайтта 800дән артык кеше теркәлгән.

Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов әйтүенчә, әлеге укыту системасы барлык кулланучылар өчен дә бушлай. "Ана теле”ндә укый башлар өчен сайтта теркәлү дә җитә. "Ана теле” on-line мәктәбенә керү тәүлегенә 24 сәгать буена ачык. Җир шарының төрле төбәгендә яшәүче кешеләр бу укыту системасын куллана ала.

Укыту өчен сайланган материаллар арасында төрлеләре: дәресләр, видеофильнар, грамматика, лексика, фонетика һәм сөйләм тшҗрибәсе өчен аудиоязмалар бар.

"Ана теле”ндә - 9 тел дәрәҗәсе. Проект өстендә лингвистлар, тел белгечләре, укытучылар эшли.

Бу проект тулысынча 2013 елның 31 декабрендә эшли башлаячак.

«Ана теле» сайтына керер өчен сылтама: http://anatele.ef.com

Чыганак: "Татар заманы"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе